World News in Tatar

Казан Россия көнендә ял итү өчен популяр ун шәһәр исемлегенә керде

Татарстан башкаласы Россия көнен (12 июнь) бәйрәм итү уңаеннан, илебездә яшәүчеләрнең озын ялларын уздырырга теләгән 10 популяр юнәлешенә керде.

Россиянең туристик операторлары ассоциациясе 11-13 июнь көннәрендә броньланган урыннар нигезендә тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Лидерлар бишлегендә - Сочи, Санкт-Петербург, Калининград, Карелия һәм Кавказ Минераль сулары. Алардан соң Дагыстан, Казан, Мәскәү, Мәскәү яны, Кырым сайланган.

Шулай ук ихтыяҗ зур булган кыска турлар исемлегендә Псков һәм Бөек Новгород та бар.

Читайте на сайте