World News in Tatar

Татарстанда өстенә агач ауган автомобильдәге хатын-кыз зыян күргән

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җилдән унике агач ауган: Казанда сигез һәм Бөгелмәдә, Лаеш, Биектау һәм Спас районнарында берәр.

Нәтиҗәдә, һәлак булучылар юк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз зыян күргән: ул агач ауганда машина эчендә булган. Бу хәл Биектау районының Семиозерка авылы янында була. Баш мие селкенүгә һәм борыны җәрәхәтләнүенә шикләнеп, аны Казан хастаханәсенә тикшеренүгә җибәргәннәр.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында агачлар сыну-авудан дүрт автомобиль һәм электр тапшыру линиясе зыян күргән. Хәзерге вакытта электр линиясе торгызылган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читайте на сайте