World News in Tatar

Татарстанда көндез тынлыкны саклау өчен “тынлык сәгате” кертергә җыеналар

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» билгели торган төзәтмәләр әзерли. Бу вакытта гражданнар тынлыкны сакларга тиеш булачак.

«Республика халкының күп санлы үтенечләре белән бәйле рәвештә, төбәкләрнең (Федерациянең башка субъектларының уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, Т-и иск.), Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы ТР Законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате»н кертергә, шулай ук административ хокук бозулар турында ТР Кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләргә тиеш», - диелә профильле комитет бәяләмәсендә.

Документта Татарстан Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына гражданнарның, нигездә, яшь аналар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» кертү үтенече белән даими рәвештә мөрәҗәгатьләре килә, дип күрсәтелә.

Аерым алганда, Чаллы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда гына да гражданнардан көндезге вакытта тынлыкны бозган гамәлләргә зарланып язган 40 гариза кергән. Россиянең 25 төбәгендә мондый чикләүләр бар инде. Мәсәлән, Башкортстанда күп фатирлы йортларда, тулай торакларда 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны боза торган ремонт эшләрен үткәрүне тыйган норма закон белән билгеләнгән.

Читайте на сайте