World News in Tatar

Миңнеханов «Зарубежнефть» АҖ башлыгы белән нефть чыгаруда хезмәттәшлек турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зарубежнефть» АҖ генераль директоры Сергей Кудряшов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда яклар «нефть чыгару өлкәсендә Татарстанның фәнни учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары» турында сөйләштеләр.

«Без Татарстанның нефть-газ компанияләре нефть чыгару өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия һәм хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрәбез. Безнең коллегалар инде булган проектларны да, перспективаны да тормышка ашыру өчен белем һәм ресурсларны берләштерергә әзер», - диде әңгәмә барышында Сергей Кудряшов.

«Зарубежнефть» компаниясе, Казан федераль университеты (КФУ) белән уртак проектны гамәлгә ашырып, төбәк белән хезмәттәшлек итә инде.

2021 елда КФУ базасында үзлелеге югары булган нефть белән эшләү буенча дөнья дәрәҗәсендәге лаборатория булдырылды. Проектта эшкә 25 тән артык белгеч – дөнья һәм Россия галимнәре җәлеп ителгән, аларның 17се 35 яшькә кадәргеләр.

Татарстанда Сергей Кудряшов Казан федераль университетының фәнни үзәгендә һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасында булды.

Читайте на сайте