Татарстан Президенты 2,4 миллиард сумлык элеватор төзелешенә старт бирде
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Төзелеш 2,4 миллиард сумга төшәчәк.
«Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексы Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәк территориясендә төзеләчәк.
«Без дөньяда азык-төлек мәсьәләсе беренче урында булуын күрәбез. Ә без 4 миллион тоннадан да ким булмаган күләмдә һәм аннан да күбрәк ашлык җитештерергә тиешле республика. Заманча, сыйфатлы саклау һәм эшкәртүдән башка үз эшчәнлегеңне фаразлау кыен», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада агросәнәгать предприятиеләрен үстерү эше бара. «Минемчә, бу мәсьәләләрне комплекслы үстерү җирләрне эшкәртүдән, үсемлекчелектән, терлекчелектән башлана һәм без компаниянең проектларны гамәлгә ашыруга ни дәрәҗәдә җитди якын килүен күрәбез. Мин сезгә һәм командага актив эшчәнлек һәм республика хакимиятенә ышаныч өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Планнар нигезендә, элеватор ашлыкның беренче партияләрен 2023 елда кабул итәчәк, ә максималь проект куәтенә чыгу 2025 елда көтелә.
«Август-Агро» компаниясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, беренче этапта комплекс 112,5 мең тонна бөртеклеләрне, ә аннары 450 мең тоннага якын ашлык сакларга мөмкинлек бирәчәк. 2025 елга предприятиедә 86 эш урыны булдырылыр дип көтелә. Җитештерү транспортерлары сәгатенә 700 тонна ашлык төяп җибәрә алачак.
«Август» компанияләр төркеме генераль директоры Александр Усков Татарстанда проектларны тормышка ашыруга рухландыра торган «уникаль инвестицион климат» барлыгын әйтте.
«Мин монда килгән саен проектлар буенча яңа фикерләр туа. Мин бу проектларны монда тиз арада тормышка ашырып булырга мөмкин булуын аңлыйм. Башка якка карыйсы килми», – диде ул.
«Республиканың авыл хуҗалыгы динамик үсештә булуына без шикләнмибез, шуңа күрә авыл хуҗалыгы инфраструктурасын тәэмин итүгә һәм экспортка юнәлдерелгән объектлар төзибез, чөнки моннан файдаланмый калмый мөмкин түгел. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, «Свяжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешенә керешергә рөхсәт итегез», – дип өстәде Усков.
«Рөхсәт итәм», – дип җавап бирде республика Президенты һәм Александр Усков белән кул кысышты.