World News in Tatar

Башкортстанда «Ана даны» медале белән бүләкләнүчеләр 50 мең сум акча алачак

«Аны даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы әниләр 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хактагы указны имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Элегрәк әлеге медаль белән бүләкләнүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме 17 241 сум тәшкил итә иде.

Читайте на сайте