Казанда төп Сабантуй мәйданына кадәр электричкаларда барып җитеп була
Казан халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары 19 июньдә Сабантуйның төп мәйданчыгына кадәр шәһәр яны поездларында барып җитә ала, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе.
Казан-1 тимер юл станциясеннән поездлар 7.35, 9.25, 12.25, 14.45, 18.10 һәм 19.46 сәгатьтә кузгала. Каенлык станциясеннән 6.51, 8.40, 11.45, 14.02, 17.31 һәм 19.10 сәгатьтә китәргә мөмкин булачак.
Бәйрәмгә 13 минут эчендә барып җитеп була. Бер юнәлештә бару 30 сумга төшәчәк.
Казанда Сабантуйның төп мәйданы – Мирный бистәсендәге Каенлык.
«Татар-информ» быел Казан хакимиятенең Сабантуй үткәрүгә 38,4 миллион сумнан артык акча тотарга җыенуын хәбәр иткән иде.