Төмән өлкәсендә ел саен уздырыла торган «Сөләйман укулары» киңәйтелгән форматка күчә
Ел саен үткәрелә торган «Сөләйман укулары» киләчәктә киңрәк форматта узачак. Бу хакта 28 маенда узган конференция барышында чараның модераторы, Төмән өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Төмән шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Динар Абукин хәбәр итте. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.
Мохтарият Төмән өлкәсенең татар активистларын, мәхәллә кешеләрен, педагогларны, мәдәният вәкилләрен җәлеп итеп, даими рәвештә конференциянең күчмә утырышларын оештырырга исәп тота.
Динар Абукин фикеренчә, Сөләйман укуларының яңа форматы, аларның төп максатларыннан тыш, яшьләр арасында экстремизм, радикализм һәм терроризм идеяләрен профилактикалау эшен дә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Күчмә утырышларны оештырганда Төмән өлкәсе мөселманнарының да тәҗрибәсе исәпкә алыначак, диелә хәбәрдә.