Барнаулда татар музыкасы кичәсе узды
Барнаул шәһәренең «Дулкын» татар мәдәният үзәгендә татар музыкасы кичәсе узды. Биредә татар халкының музыкаль мәдәнияте турында сюжет күрсәтелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Чарада катнашучылар өчен халык музыкасының тарихы, XX гасырның классик композиторлары, музыкаль инструментлар турында кызыклы фактлар сөйләгәннәр. Соңыннан караокеда милли җырлар башкардылар, диелә хәбәрдә.