Тинчурин театры «Өзелгән яфраклар» спектакле белән саубуллаша
Иртәгә, 9 июнь көнне, тинчуринлылар «Өзелгән яфраклар» спектаклен соңгы тапкыр уйнаячак.
«Әлеге спектакльнең премьерасы 2014 елның 25 июнендә булган иде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Режиссер Резедә Гарипова әлеге спектакльне язучы Рәмзия Габделхакова әсәре буенча куйган. Инсценировка авторы да үзе. Спектакльдә Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров катнаша.