World News in Tatar

Чаллыда чыгарылыш кичәләре 28 июньнән башлана

Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлый, аларның соңгылары 3 июльдә узачак, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Традиция буенча, аттестатлар тапшыру белән рәсми өлеш күпчелек очракта уку йортларында оештырыла, шуннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр рестораннарына һәм кафеларына барачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Әлегә унберенче сыйныф укучылары БДИ тапшыра. Информатика һәм ИКТ буенча соңгы имтиханнар 20 һәм 21 июньдә узачак. Быел Автошәһәрдә 2145 чыгарылыш сыйныф укучысы исәпләнә.

Читайте на сайте