World News in Tatar

Яшел Үзән кызлары чирәмдәге хоккей буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Пермь шәһәрендә 2012 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Смена» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда 6 команда катнашты.

Татарстаннан ярышларда ике команда чыгыш ясады: «Динамо-1» (тренер Анастасия Чернова) һәм «Динамо-2" (тренер Людмила Юшкова). Бу хакта Яшел Үзән районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Динамо-1» командасы 5 матчта да җиңеп, ярышларда җиңүче булды. Лидерлар өчлегенә кереп, Пермьнән «Динамо-2» командасы да «бронза» алып кайтты.

Әйтеп үтәргә кирәк, ике команда да Яшел Үзән шәһәрендә шөгыльләнә.

Читайте на сайте