World News in Tatar

Курган өлкәсендә балаларга татар мәдәниятен өйрәтәләр

Курган өлкәсенең Чүмләк ял һәм үсеш комплексында балалар өчен җәйге сменалар дәвам итә. Татар сменасында катнашучылар үз халкының мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен өйрәнә башлады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

«Туган тел - татар телен, тарихын һәм фольклоры белән татар мәдәниятен өйрәтә торган профильле смена. Балалар татар теле алфавитындагы һәр хәрефне тәртип буенча, телдән дә, язма форматта да өйрәнә башлаган. Бүгенге көндә сменада катнашучылар, һәр сүзне татар телендә кабатлый. Аннары саннарны өйрәнәчәкләр», диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте