World News in Tatar

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар

Пәнҗешәмбе, 25 августта, Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәренең йомгаклау чаралары узачак. Мәскәү татарлары автономиясе шул турыда хәбәр итте.

Шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Ул Муса Җәлил урамы, 2 йорт янында узачак.

Чаралар Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән йомгаклана. Концерт Мәскәү Халыкара музыка йортында (Космодамианская яр буе урамы, 52 йорт, 8 корылма) үтәчәк.

Читайте на сайте