World News in Tatar

Алабугада 95 миллион сумлык федераль грант акчасына Шишкин буалары төзекләндереләчәк

Алабуга «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Конкурста Шишкин буаларын реконструкцияләү проекты катнашты. Россия Федерациясе бюджетыннан грант суммасы якынча 95 млн сум тәшкил итәчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, грантларны республиканың алты шәһәре отты. Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләре җиңүче дип табылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Җиңүчеләр үз иҗтимагый киңлекләрен 2023-2024 елларда төзекләндерәчәк.

Читайте на сайте