Мәскәү Мемориаль мәчетенең «Әл-Фатиха» мәдрәсәсендә ачык ишекләр көне узды
Мәскәүдә Поклонная тавындагы Мемориаль мәчетнең «Әл-Фатиха» мәдрәсәсендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чара 2022-2023 уку елы башлануы уңаеннан оештырылды, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.
Мемориаль мәчетнең төп гыйбадәт залында ата-аналар, балалар һәм мәдрәсәнең булачак студентлары җыелды.
Уку йорты директоры Рамил хәзрәт Фәтхуллин дини белем алу мөһимлеген билгеләп үтте. Ул биредә алган белем барлык фәннәргә нигез булып торуын искәртте.
Рамил хәзрәт мәдрәсәнең максатлары һәм гомуми программасы турында сөйләде. Балалар бүлегенең уку бүлекчәсе мөдире Зифа ханым Нуриева уку елы башлану белән котлады. Ул укыту системасы, кабул итү шартлары, мәдрәсәнең укытучылар составы белән таныштырды.
Мәдрәсәдә һәр дин өчен мөһим дисциплина: гакыйда, фикх (ислам нигезләре), пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле һәм грамматикасы, Коръән уку, тәҗвид һәм тәфсир укытыла. Дини белемнән тыш, мәдрәсәдә инде берничә ел өстәмә дәресләр алып барыла: «Яшь журналист» факультативы һәм «Татар теле» курслары оештырылган. Ел саен мәктәп укучылары арасында да, өлкәннәр арасында да олимпиада үткәрелә. Әлеге олимпиадада иң яхшы әзерлек һәм яхшы белем күрсәткән шәкертләр Мәскәү мәдрәсәләре арасында үткәрелгән шәһәр олимпиадасында катнаша, диде өлкәннәр бүлегенең уку бүлекчәсе мөдире Фәрит хәзрәт Бадаев.
Мәдрәсәдә укулар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үткәрелә.