World News in Tatar

Омскида «Минем шәҗәрә» дип исемләнгән төбәк бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Омскида 20 сентябрьдән «Минем шәҗәрә» дип аталган тикшеренү бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Бәйгенең төп максаты – гаиләләрнең нәсел гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, яшь буынның татар милли тарихына һәм туган як тарихына карата кызыксынуын ныгыту. Бәйге Омск өлкәсенең 200 еллыгына һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

Бәйгедә катнашучыларның эшләре 2 этапта карала:

1 этап – читтән торып, ул 2022 елның 20 сентябреннән 15 ноябренә кадәр үткәрелә;

2 этап – шәхсән катнашу, бу этап 2022 елның 15 ноябреннән 15 декабренә кадәр уздырылачак.

Конкурста Омскида һәм аннан читтә яшәүче 8 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр гомуми йомгаклау җыентыгына кертеләчәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте