World News in Tatar

«Газпром межрегионгаз Казан» оешмасына вакытлы җитәкче итеп Айдар Таһиров билгеләнде

Айдар Таһиров «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына компаниядән хәбәр иттеләр.

Ул генераль директорның хакимият органнары һәм социаль әһәмияткә ия кулланучылар белән эшләү буенча урынбасары вазифасын били.

Генераль директор вазифасына билгеләү өчен ахыргы кандидатура якын арада ачыкланыр дип көтелә.

«Газпром межрегионгаз Казан» АҖ җитәкчесе Ринат Сабиров 24 сентябрьдә 55 яшендә вафат булды.

2010 елның июненнән бирле 10 ел дәвамында ул Татарстан Президентының ярдәмчесе булып эшләде. 2020 елның июлендә аны «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры вазифасына билгеләделәр. Ул төрле елларда «Татнефть» ГАҖ директорлар советы әгъзасы да булып торды.

Читайте на сайте