World News in Tatar

Татарстанда өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20 шәр мең сум түләнәчәк

Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде. Әлеге түләүләр социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен матди тәэмин ителеш күләменә исәпкә алынмаячак.

Читайте на сайте