World News in Tatar

Маймылларда очрый торган чәчәк чиренең дөньяда 70 меңнән артык очрагы теркәлде

Маймылларда очрый торган чәчәк чиренең бөтен дөнья буйлап 70 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Аның сүзләренә караганда, эпидемия мондый дәрәҗәгә ярты ел эчендә җиткән. Май аеннан бирле 70 меңнән артык очрак теркәлгән (шуларның 42 меңе – Америкада, 25 меңе – Европада) һәм 26 үлем очрагы, дип хәбәр итте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.

«Глобаль дәрәҗәдә яңа очраклар саны кими, ләкин узган атнада 21 илдә үсеш күзәтелде, аеруча Америка регионында, анда яңа очракларның 90 проценты», – диде Гебрейес. Аның сүзләренчә, саклыкны киметмәс өчен, маймыл чәчәге чире таралуның акрынаюын әлегә уңай яктан бәяләргә ярамый.

«COVID-19 кебек, маймыл чәчәге чире дә халыкара әһәмияткә ия сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл булып кала, һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аңа шулай карауны дәвам итәчәк», – дип ассызыклады Гебрейес.

Читайте на сайте