World News in Tatar

Дәүләт хезмәтләре порталында чит ил кешеләрен вакытлыча теркәү буенча сервис эшли башлады

Бүгенге көннән башлап торак хуҗалары дәүләт хезмәтләре порталы аша үзендә чит ил кешесен вакытлыча терки алачак. Элегрәк моның өчен почтага, Күп функцияле үзәккә яки Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә барырга кирәк иде. Бу хакта «Российская газета» РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен дәүләт хезмәтләре порталына кереп, «Чит ил кешеләренең килүе һәм китүе турында белдерү» дигән сервисны сайларга, шуннан соң шәхси мәгълүматларыңны расларга кирәк.

Аннары чит ил кешесе яшәгән урынның адресын, шәхси мәгълүматларын, кайчан килүен һәм аның Россия территориясенә килүе законлымы-юкмы икәнлеген раслый торган документларның реквизитларын күрсәтү зарур.

Боларның нәтиҗәсе бер эш көне эчендә шәхси кабинетка киләчәк.

Читайте на сайте