World News in Tatar

Новосибирск Татар мәдәнияте йортында интеллектуаль уен үткәрделәр

19 октябрьдә Новосибирскиның Татар мәдәнияте йортында «Сүз юк» интеллектуаль уены узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Беренче урын өчен өч команда: «Кызлар-йолдызлар», «Песи балалары» һәм «Дуслар» дип аталган көч команда сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кызлар-йолдызлар» яулады, икенче урынны «Песи балалары» командасы алды һәм өченче урын «Дуслар» командасына бирелде. Уен программасы чәй табыны һәм татарча җырлар белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте