Мәскәүдә Мәүлид бәйрәмендә кече хаҗга биш юллама уйнатылачак
23 октябрьдә Мәскәү Халыкара музыка йортында «Мәүлид ан Нәби» бәйрәме кысаларында Дуслык, Бердәмлек һәм Игелек бәйрәме узачак. Россия мөселманнары Дини җыенының Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Чарада дин әһелләре һәм танылган спортчылар чыгышы, нәшидләр башкару көтелә. Чара кунаклары арасында кече хаҗга 5 юллама уйнатылачак.
Кичәне Россия мөселманнары Дини җыены һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте оештыра.
Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Мәскәү Халыкара музыка йортының адресы: Космодемьянская яр буе, 52, 8 нче бина (Павелецкая метросы). Билетларны чара башланганчы да сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.