World News in Tatar

Казанның Борисково бистәсендәге күлдә җиңел автомобиль баткан

Әлеге хәл бүген көндез Казанның Борисково бистәсендә, Ферма шоссесында, «Сокол» кафесы каршында булган: биредә Renault Sandero автомобиле Югары Кабан күленә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, автомобильне эвакуатор ярдәмендә судан чыгарганнар инде.

Читайте на сайте