World News in Tatar

Зәйдә ГТО тапшыручылар рекордлы нәтиҗә күрсәтте

Бүген, 12 ноябрьдә, Зәйнең спорт сәламәтләндерү үзәгендә гомуми белем бирү учреждениеләре югары сыйныф укучылары арасында «ГТО» фестивале булды.

Фестивальдә 19 мәктәп командасы катнашты, алар арасында 8 шәһәр һәм 11 авыл командалары бар иде. Һәр командада бишәр катнашучы көч сынашты. Фестиваль программасы ГТО комплексының IV – V баскычлары тестларыннан торды. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.

Алар – ике аякта урыннан торып озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядә алга таба иелү, аркада яткан урыннан гәүдәне күтәрү, идәннән кулларда гәүдәне күтәрү, йөгерү, йөзү.

63 укучы «ГТО» нормативларын шәхси зачетта тапшырырга һәм тиешле дәрәҗә билгеләрен алырга теләк белдерде.

Шәһәр мәктәпләре арасында ГТО фестивале кысаларында үткәрелгән ярышларның нәтиҗәләрен монда белеп була.

«Аерым уңышка ирешүчеләргә килгәндә, рекордлы нәтиҗәләрне Лия Әхмәтҗанова (ике минут эчендә гәүдәсен 83 тапкыр күтәрде) һәм Ринат Фәрхетдинов (ике минут эчендә идәннән гәүдәсен кулларында 74 тапкыр күтәрде) күрсәтте», - ди «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәтүгә җаваплы Регина Волкова.

Читайте на сайте