World News in Tatar

Сергей Шойгу хәрби хезмәткә чакырылу яшен этаплап арттырырга тәкъдим итте

Россиядә гражданнарның хәрби хезмәткә чакырылу яшен 18 яшьтән 21 яшькә кадәр этаплап арттырырга кирәк. Мондый тәкъдим белән Россия Саклану министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Сергей Шойгу чыгыш ясады.

«Кораллы көчләрне комплектлаганда гражданнарның чакырылу яшен 18дән 21 яшькә кадәр этаплап арттырырга, ә чиген – 30 яшькә кадәр күтәрергә», – диде ул.

Коллегия Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды.

Читайте на сайте