World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иске Яңа ел белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына бүген Иске Яңа ел билгеләп үтелүен искәртте һәм  бәйрәм белән котлады.

Республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында бу уңайдан Казанның Яңа ел бизәлеше күренешләре күрсәтелгән видеоролик урнаштырган.

«Дуслар, бүген бит Иске Яңа ел! Бәйрәм итәсезме? Котларга буламы?» – дип язган Миңнеханов.

 

Искәртеп үтәбез, Иске Яңа ел — Юлиан календаре буенча Яңа ел. Яңа стиль белән ул 13-14 гыйнвар төнендә башлана.

Читайте на сайте