World News in Tatar

«НижгарСылу» бәйгесенә махсус хәрби операциягә бәйле бирем кертергә булганнар

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында 3 мартта «НижгарСылу» конкурсы узачак. Бәйгедә 16-18 яшьлек туташлар катнашыр дип көтелә. Илдәге вазгыятьне истә тотып, бәйгегә «Беz cеzнең белән» дигән бирем­не кертәргә булганнар.

Конкурсның төп оештыручысы бул­ган өлкә татар автономиясе каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина шул турыда белдерде. «Туган як» газетасындагы әңгәмәгә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы шул хакта яза.

«Бәйгенең «Беz cеzнең белән» дигән бирем­ендә кызлар үз куллары эшләгән әйберләрен (бәйләгән оеклар, бияләйләр, шапка-шарфлар, чиккән кулъяу­лыклар һ.б.) тәкъдим итәчәк һәм ул әйберләр махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә озатылыр», – дип белдерде Зилә Әхмәдуллина.

Бәйгедә яшь кызлар үзләре белән таныштырачак, аш-суга осталыгын күрсәтәчәк, милли киемнәрдә дефиле булачак.

«Нижгар­Сылу» бәйгесен өлкә татарларының милли-мәдәни автоно­миясе һәм Нижгар татарлары кон­грессы гамәлгә куя, төп оештыручысы – өлкә «Ак калфак» оешмасы. Бәйге татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас һәм Пиль­на округларының мәдәният һәм мәгариф бүлекләре ярдәмендә оештырыла. Округ ад­министрациясе һәм мәдәният йорты коллективы, «Ту­ган як» һәм «Сельские вести. Авы­лым хәбәрләре» газеталары да төрле яктан ярдәм күрсәтер дип көтелә. 

Читайте на сайте