World News in Tatar

Миңнеханов Путинның Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясау тантанасында катнаша

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Ул биредә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясау тантанасында катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана 12.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кунак йортында башлана.

Искәртеп узабыз, чарага Россия Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, илнең барлык төбәкләре губернаторлары, җәмәгать эшлеклеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган. Быел тантанада махсус хәрби операциядә катнашучылар да булачак. 

Президент юлламасы илнең үсеш векторын билгели һәм, кагыйдә буларак, закон һәм указларның нигезенә әверелә. Путин махсус хәрби операциягә, халыкара вазгыятькә бәя бирер, шулай ук социаль һәм икътисади мәсьәләләргә игътибар юнәлтер дип көтелә.

Читайте на сайте