Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде
Россиядә пилотсыз авиация системаларын үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең составы расланды. Премьер-министр Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Комиссия составына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кергән.
Комиссияне РФ вице-премьеры Андрей Белоусов җитәкләде, вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров аның урынбасары итеп билгеләнде. Комиссия составына шулай ук РФ Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Максим Орешкин, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак һ.б. керде.
Искәртеп узабыз, комиссия 13 февральдә оештырылды. Ул – Россиядә пилотсыз авиасистемаларны үстерү, шул исәптән фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендә төрле ведомстволарны координацияли торган гамәлдәге яңа хакимият органы. Комиссиянең төп бурычы – әлеге өлкәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча килештерелгән тәкъдимнәр әзерләү.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин пилотсыз авиацияне үстерү кирәклегенә басым ясаган һәм моңа Евразия икътисади бергәлеге буенча партнерлар һ.б. кызыксынган илләрне җәлеп итеп, аның өчен кадрларны укыту системасын формалаштырырга кушкан иде.