Татарстанның күп функцияле үзәк офислары бу атнада өч көн эшләмәячәк
Алда торган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстанның күп функцияле үзәк офисларының эш графигы үзгәрә. Әйтик, 23, 24 һәм 26 февраль ял көннәре булачак. Бу хакта «Минем документлар» сайты хәбәр итә.
22 февральдә «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Елга аръягы, Гагарин, Мәскәү, Идел буе, Кулагин, Вахитов, Авиатөзелеш һәм Салават күпере торак районындагы бүлекләр чәршәмбе көнне – 8.00-16.00, ә Көньяк, Совет, Дәрвишләр һәм Юдинодагы бүлекләр 11.00-19.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Чаллының Үзәк, Яр Чаллы һәм Тукай филиаллары халыкка - 8.00-16.00, Түбән Камадагы «Күп функцияле үзәк – Молл» филиалы 9.00-19.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтәчәк.
25 февральдә барлык офислар да гадәти режимда эшли.