World News in Tatar

Түбән Новгородта Ярминкә мәчете яңадан торгызылачак

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бүген ул Түбән Новгород Ярминкә мәчете төзеләчәк мәйданчык белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1820-1920 елларда Түбән Новгородта Ярминкә мәчете эшләгән, ул Россия һәм чит мөселманнарының аралашу үзәге булган. Мәчет 1827 елда ачыла. 1917 елгы революциядән соң объект советлар тарафыннан җимерелә.

Хәзер төбәк Хөкүмәте һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте бинаны яңадан торгызуга бәйле проект әзерләргә кереште. Дини объект төзекләндерелгән Ока елгасы яр буенда урнашачак. Мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы 2023 елгы Идел буе Сабан туе кысаларында узар дип көтелә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте