World News in Tatar

Татарстанда яңгырлар һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә

Иртәгә, 22 июньдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, әмма көндез урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы 3-8 градус җылы булачак (Казанда +6..+8 градус). Көндез 13-18 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +15..+17 градуска кадәр).

Элегрәк» Татар-информ» хәбәр иткәнчә, июнь ахырына кадәр Татарстанда уртача һава температурасы нормадан өч-дүрт градуска түбәнрәк булачак.

Читайте на сайте