World News in Tatar

Татарстан язучылары Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячак

Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган Татарстан көннәре 23 августтан 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Ул 23 августта 14.40 сәгатьтә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасыннан башлана. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстаннан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстаның халык язучысы Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина, язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Сабыр, шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Алия Кәримова катнаша.

Алар 15.00 сәгатьтә Татар милли мәдәни үзәгендә Мәскәү җәмәгатьчелеге белән очраша.

Читайте на сайте