World News in Tatar

Неглинка елгасында һәлак булган өч диггерның мәетен Мәскәү елгасында тапканнар

Җир асты коллекторларында йөрергә чыккан өч кешенең мәетен Мәскәү елгасында тапканнар. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Ачыкланганча, экскурсия кичә узган. Мәскәүдә көчле яңгыр башланганда, диггерлар җир астында булганнар. Хәбәрдә фаҗигадән исән котылу мөмкинлеге аз булуы ассызыклана.

Экскурсиягә барган һәм хәзер элемтәгә чыкмаган кешеләрнең төгәл саны билгеләнә. Беренчел мәгълүматларга караганда, төркемдә барысы 8 кеше булган. Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эзләүне дәвам итә.

Хәзерге вакытта өч кешенең мәете табылган, алар арасында 15 һәм 17 яшьлек ике яшүсмер бар.

Читайте на сайте