World News in Tatar

Саба үзәгенә Яңа ел бәйрәме өчен 25 метрлы чын чыршы куйганнар

Бүген Саба үзәгенә Яңа ел бәйрәме өчен 25 метрлы чын чыршы куйганнар.

Урманнан кайткан агачны йөк машинасы арбасыннан мәйданга бастырып кую мизгелен «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова видеога төшергән.

Чагыштыру өчен, Казанның «үзәк чыршы»сы быел 35 метр булачак. 2019 елда шул ук биеклектәге Казан чыршысы Россиядә беренче өчлеккә кергән иде. Ул вакытта Санкт-Петербург, Иркутск, Самара чыршылары 25 метр булган.

Читайте на сайте