World News in Tatar

Мишустин Татарстанны Таҗикстан белән эшлекле элемтәдәге лидер төбәкләр арасында атады

Россия Таҗикстан белән бәйләүче партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Бу хакта Премьер-министр Михаил Мишустин республика Президенты Эмомали Рахмон белән очрашуда әйтте.

«Төбәкара хезмәттәшлегебезне киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең 70тән артык төбәге Таҗикстан өлкәләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр тота, Татарстан исә — лидерлар рәтендә. Алар арасында ул шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Алтай крае, Әстерхан, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләрен атады.

Читайте на сайте