World News in Tatar

Аксубай районы башлыгы 9 бала анасын юбилее белән котлады

Аксубай районы башлыгы 9 бала анасын юбилее белән котлады

Аксубай районы Алексеевка авылыннан тыл хезмәтчәне, күп балалы ананы район җитәкчесе 95 яшьлек юбилее белән котлады. Пелагея Ивановна Владимированың якыннары – кызлары, киленнәре, оныклары район башлыгы Камил Гыйльмановны капка төбендә борынгы чуваш гадәтләре буенча каршы алды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Матур милли киемнәрдә һәм баш киемнәрендә алар традиция буенча кунакка ерак гасырлардан килгән иң кадерле җырны башкарды.

«Пелагея Ивановнаның хөрмәтле кеше булуы бөтен яктан сизелә», – дип сәламләде йорт хуҗаларын район җитәкчесе.

Шулай булып чыкты да. Бүгенге көндә 24 оныгы һәм 32 оныкчыгы булган зур гаилә хуҗабикәсенә мөнәсәбәт башкача булырга да мөмкин түгел! Тантана сәбәпчесе кунакларны якты өйнең алгы бүлмәсендә йомшак диванда каршы алды. Аның күзләре шатлыктан балкыды. Район башлыгы илебез Президенты Владимир Путинның һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның адреслы котлауларын ирештерде.

Пелагея Ивановна район җитәкчесенең истәлекле бүләген сөенеп кабул итте.

Пелагея Ивановнаның тормышы да, аның күп кенә яшьтәшләре, сугыш чоры балаларыныкы кебек үк, авырлыклар һәм сынаулар белән тулы була. Ундүрт яшеннән урман егуда эшли. Үсә төшкәч, авылдаш кызлар белән бергә Иваново өлкәсенә торф чыгару эшләренә китәргә мәҗбүр була. Ябык, чандыр гәүдәле кыз анда ике ел бил бөгә.

Пелагея Ивановна сүзләренчә, бу сүзләр белән генә аңлатып бирмәслек авыр хезмәт була. Чүпрәк-чапракка уралган аяклар кичкә таба инде салкынны да тоймый башлыйлар, җитмәсә, ашау ягы да такы-токы гына… Ләкин туган поселогына кайткач та, Пелагея бәхет тапмый. Әтисен бөтенләй хәтерләмәгән, яклаучысы булмаган кызны даими рәвештә йә Мурзихага, йә Шөгергә урман эшләренә җибәрәләр.

Кияүгә ул 27 яшендә генә чыга. Тормыш иптәше Виталий Владимиров ышанычлы, эшчән булып чыга. Алар тугыз балага гомер бүләк итеп, аларны җан җылыларын биреп үстерәләр.

Читайте на 123ru.net