World News in Tatar

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы XV саммитын ачу тантанасына килде

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы XV саммитын ачу тантанасына килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләр дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары XV юбилей саммитын ачу тантанасына килде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Искәртик, Миңнеханов вакыйгада Россия делегациясе башлыгы һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак катнаша. Саммит Гамбиядә уза.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Читайте на 123ru.net