World News in Tatar

Миңнеханов 15 нче саммитта Гамбия Президенты белән төшкән фотосурәте белән уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары 15 саммитында Гамбия Президенты Адама Бэрроу белән төшкән фотосурәтен чыгарган.

«Гамбия бүген Ислам дөньясы өчен мөһим чара үткәрә. Безнең президентыбыз Владимир Владимирович Путин бурычы буенча без «Россия — Ислам диньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек алып барабыз», — дип язган республика җитәкчесе.

Искәртик, бүген ТР Рәисе юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Зурлыгы буенча ул Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. Россия – берләшмәдә күзәтүче ил.

Читайте на 123ru.net