World News in Tatar

Лаеш районында «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелде

Лаеш районы Кече Елга мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре белән бик матур «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәм татар халкы тарафыннан борынгы заманнардан бирле билгеләп үтелә. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

Төрле ярмалар, шулай ук сөт, май, йомырка, шикәр, икмәк һәм башка продуктлар җыеп, Кече Елга авылы халкы табигатькә чыга һәм ботка пешерә.

«Ботка пешкән вакытта күңелле уеннар уйнадылар», диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://laishevskyi.ru/

Читайте на 123ru.net