World News in Tatar

Кукмарада яшәүчеләр «Кызыл канәфер» хәйрия акциясенә кушылды

Кукмарада яшәүчеләр «Кызыл канәфер» хәйрия акциясенә кушылды

Кукмара халкы «Кызыл канәфер» традицион хәйрия акциясенә актив кушыла. Чарага район башлыгы Сергей Димитриев старт бирде. Аны җитәкчеләр, администрация белгечләре, шәһәр һәм район Башкарма комитеты, оешмалар хуплады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

«Кызыл канәфер» акциясе «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган. Безнең районда ул икенче ел уза. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән 250 значок таратырга планлаштырабыз. Акчаны теләсә нинди уңайлы ысул белән тапшырырга була: акчалата яки QR-код буенча күчерергә. Битарафлар юк. Әлеге акциядә катнашу — ветераннарга теләктәшлек күрсәтү, бүген илнең иминлеге һәм киләчәк өчен көрәшүчеләргә ярдәм итү мөмкинлеге», — дип сөйләде «Көмеш яшьтәге волонтерлар» җитәкчесе Нурия Закирова.

Бу акция ярдәмендә җыелган барлык акчалар Бөек Ватан сугышы һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә, шул исәптән аларга кыйммәтле дарулар, коляска-урындыклар, ишетү аппаратлары, протезлар һәм башкалар сатып алуга юнәлдереләчәк.

Фото: © Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Читайте на 123ru.net