Синоптиклар бүген кич Татарстанда җил көчәю турында кисәтте
Алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә җил көчәю көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
5 майда кич, 6 майда төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда көчле җил фаразлана.
Җил тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез җил тизлеге 15-18 метр булачак, дип фаразлана.