World News in Tatar

Алабугада район газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы була

Алабугада район газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы була

6 майда Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призларына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Йөгереш Таҗи Гыйззәт урамындагы Үзәк стадионда үткәрелә. Ярышлар 14.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Быел эстафета 54нче тапкыр оештырыла. Ярышта гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары, Алабуга районы җитештерү коллективлары катнаша.

Эстафетада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Шулай ук китап һәм журналлар сату оештырыла.

Читайте на 123ru.net