World News in Tatar

Май азагына кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә якынча 1,3 млрд сум субсидия түләнәчәк

Май азагына кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә якынча 1,3 млрд сум субсидия түләнәчәк

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәмен түләү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде. Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бүгенге көндә республика хуҗалыкларына 4,3 млрд сум түләнгән:

1,2 млрд — минераль ашлама, агротехника эшләрен үткәрү, яшелчә, бәрәңге һәм үсемлекчелек һәм мелироция өлкәсендәге башка чаралар өчен;

2,1 млрд — сөтчелек продуктлыгын арттыру һәм терлекчелеккә ярдәм;

388,5 млн — бөртекле культуралар җитештерү һәм сатуга;

321,6 млн — агросәнәгать комплексына техник һәм технологик модернизациягә.

Җәббаров белдергәнчә, май азагына кадәр тагын якынча 1,3 млрд сум субсидия түләнәчәк.

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Читайте на 123ru.net