World News in Tatar

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: Тел – динсез, динебез телсез югала

Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: Тел – динсез, динебез телсез югала

Бүген Казанның Фәннәр академиясендә IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге укулар» узды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин журналистлар белән аралашу вакытында телнең динсез, ә диннең телсез югалуын билгеләде.

«Бүгенге көндә кайсысы мөһимрәк: телме, динме», «Мирасыбызны ничек итеп сакларга», «Милләтебезгә шул мирасны ничек кайтарырга», дигән сорауларга мин, дин әһеле һәм татар баласы буларак, болай җавап бирер идем. Тел - динсез югала, динебез – телсез югала, шуның өчен телебездә, динебездә, тарихыбызда, мәдәниятебездә милләтнең тирән эзе һәм горурланырлык мирасы бар икәнне халкыбызга аңлату – безнең бурычыбыз. Үзебезнең бөек шәхесләребезнең кадерен тануыбыз, аларның мирасларын халкыбызга кире кайтару ярдәмендә без милләтебезне саклый алабыз», – диде ул.

Шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка татар милләтенә, халкына хезмәт итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Иң олы хәзрәтләребезнең берсе Шиһабетдин Мәрҗәни мирасын халкыбызга җиткерү максатыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Россия мөселманнар Диния нәзарәте «Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге укулар» оештыра. Мин Рифкать әфәндегә, Васил әфәндегә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Алар безнең милләтебез, халкыбыз өчен ватанпәрвар кешеләр буларак, безнең дә хезмәтебезне олылап, танып, бергә булыйк, уртак эшлик, милләтебезгә бергә хезмәт итик диеп, көч куялар, хезмәт итәләр», – дип, билгеләде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Читайте на 123ru.net