World News in Tatar

Бакалаврлар укуны белем бирүнең яңа системасына күчмичә тәмамлый алачак

Баклавриат программасы буенча белем ала башлаган студентлар, югары белем бирүнең яңа системасына күчмичә, укуын тәмамлый ала. Бу хакта 18 майда Россия Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип яза «Известия».

«Хәзерге вакытта гамәлдә булган белем бирү программалары буенча белем алучы студентларга алар укырга кергәндәге система буенча укуны тәмамлау мөмкинлеге биреләчәк», - диде ведомство вәкиле «РИА Новости» белән әңгәмәдә.

Экспертлар яңартылган система кысаларында расланган белгечлекләргә хәзер гамәлдә булган белгечлекләрнең һәм әзерлек юнәлешләренең туры килүен билгеләячәк, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, бакалавриатны тәмамлаучыларга магистратура программалары буенча укуларын дәвам итәргә мөмкинлек биреләчәк.

14 майда фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергәнчә, 2025 елда Россия югары белем бирү системасыннан «бакалавр» терминын гамәлдән чыгарачаклар. Аның урынына югары һәм югары махсуслаштырылган белем була. Югары уку йортларына керү процедурасы үзгәрмәячәк, ә университетларның уку программаларына төзәтмә кертелә.

«Университетларның илкүләм рейтингы» проекты җитәкчесе Алексей Чаплыгин аңлатканча, «бакалавриат» сүзен «база белеме» дип үзгәртәчәкләр, ә магистратура исә «махсуслаштырылган белем» була. Ул яңа терминология барлыкка килү белән Россия мәгариф системасы СССРда гамәлдә булган структурага кайтачагын белдерде. Бакалавриат специалитетка әвереләчәк, белем алу дәвамлыгы 4-6 ел була, дип өстәде ул.

21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин югары белемле белгечләргә традицион база белемен 4-6 ел бирүгә кире кайтырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, яңартылган системага акрынлап күчеләчәк, яңа дипломнар һәм инде алынган бакалавр дипломнары арасында аерма булмаячак.

Читайте на 123ru.net