World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен һәм финалистларын котлады

Бүген Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Мәктәп волейбол лигасының 2023-2024 еллар сезоны финал турниры узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән уенчыларны, тренерларны һәм җанатарларны котлады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәясәтче котлавында «Мәктәп волейбол лигасы» проектын Татарстанда күмәк спорт чараларының берсе дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу инициатива башта ук яшьләрне спортка җәлеп итү, кызыксындыру, әмма шул ук вакытта ата-аналардан артык акча чыгармау өчен уйланылган.

«Биш елдан артык элек без бу спорт төренә мәктәп, гимназия һәм лицей укучыларын күбрәк җәлеп итү максатын куйдык, бу патриотик, нык, сәламәт егет һәм кызлар тәрбияләү, аларны зур спортка җәлеп итү өчен кирәк иде. Биш ел узды, Мәктәп волейбол лигасының дәрәҗәсе үсте, бүген безнең мәктәп командалары катнашында фантастик уенны күзәтә алдык», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм республикада волейбол ел саен популярлыгын арттырачак һәм колач җәячәк, дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә Мәктәп волейбол лигасы 5 меңнән артык команданы берләштерә. Алар 5-11 сыйныфта укучы балалар, алар уку елы дәвамында 10 меңнән артык уенда катнашты. Проект мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту мөмкинлеге бирә. Алар ел саен волейбол формасы, якынча 1,5 мең туп, спорт җиһазларына сертификат, компьютер һәм башка бүләкләр ала.

Быел кызлар арасында Мәктәп волейбол лигасында Татарстан Яшел Үзән районы Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбе, егетләр арасында Казанның Идел буе районы 6нчы гимназиясе командасы җиңде.

Үз чиратында Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Яременко шулай ук лига уенчыларының югары спорт дәрәҗәсенә игътибар итте. Моннан тыш, аның фикеренчә, Татарстан федераль дәрәҗәдә Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасы дирекцияләре булдыруда уңышлы һәм сынау төбәге була алыр иде.

«3-4 елда Татарстандагы принцип буенча тулы кыйммәтле Бөтенроссия мәктәп волейбол лигасын булдыру максаты куела», - диде спорт функционеры һәм башка төбәкләрдә дә шундый проектлар бар, әмма аларны бердәм модель итеп тәртипкә салырга кирәк, Ә Татарстан системасы үрнәк сыйфатында туры килә дип ачыклык кертте ул.

Читайте на 123ru.net