World News in Tatar

Алабугада яшәүчеләр үз проблемалары белән район башлыгына мөрәҗәгать иткән

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалылар белән шәһәр хакимияте бинасында шәхси сораулар буенча кабул итү кысаларында очрашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Мисал өчен, Эльвина Ягафарова 29нчы балалар бакчасындагы веранданың начар булуына, шулай ук учреждение түбәсеннән су үтүгә зарланды. Кабул итүдә аңлатылганча, түбә ремонтына акча бүлеп бирелгән һәм эшләр быел башкарылачак, әмма веранданы төзекләндерү чыгымнары быелгы бюджетка кертелмәгәнлектән, ул киләсе елда ремонтланачак. Моннан тыш, шәһәр казнасындагы 100 миллион сум күп профильле 10нчы лицейны ремонтлауга тотыла.

Алабугалы Анна Поспелова зират чүплекләренең тулы булуы турында сөйләде. Хатын-кыз бу хәлгә борчылуын белдерде һәм битараф булмаган алабугалылар, ритуаль хезмәтләр вәкилләре, волонтерлар катнашында өмә оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Нуриев Анна Сергеевнаның тәкъдимен кабул итте, ә хәзерге вакытта җыелган чүп-чарны бу һәм киләсе атна дәвамында тиешле хезмәтләргә чыгарырга кушты.

Сүз уңаеннан, алабугалыларга таныш булган экоактивист Виталий Филиппов та шәһәрнең чисталыгы өчен борчыла. Ул Рөстәм Нуриевтан үзенә автомобиль бирүне сорады. Экоактивистның үзенең «Волга»сы һәм арба таккан велосипеды бар инде, әмма бу транспорт тирә-яктан җыелган чүп-чар күләме өчен бик кечкенә. Ә чүп җитәрлек, дип билгеләп үтте Виталий Филиппов һәм үз сүзләрен раслау өчен башлыкка фотолар күрсәтте.

Рөстәм Нуриев алабугалының табигатьне саклау теләген билгеләп үтте һәм аз тоннажлы автомобиль сатып алырга күрсәтмә бирде.

Читайте на 123ru.net