World News in Tatar

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды

Кукмара 3нче урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме булды. Бу уку елында 27 укучы тәмамлый. Залда әти-әниләр, укытучылар урын алган. Сәхнә түрендә — чыгарылыш укучылары. Бәйрәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, мәктәп директоры Диләрә Ганиева, беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре укучыларга, тантанага җыелучыларга үзләренең изге теләкләрен, котлауларын ирештерде.

Читайте на 123ru.net